Тэтимол 2015

КУТАН Iдиал. (к. мәкаль: Кутанда кучкар булмаса, кутырлы кәҗә баш булыр) «ограждённый глиняным забором двор, карда в степи» < каз., уйг., чыгт. қотан, к.-балк. қодан, тунг., кырг. қотон, уйг. қотоң, қатаң, як., тув., монг. хотон, хото, хот «кутан, ныгытма, ныгытылган йорт» – бик бор. сүз, к. кор. kot «мәйдан, урын», айну. kotan «авыл»; чаг. чув. хÿте «кәртә, киртә», хÿтер- «киртәләү», хÿтеле- «яклау»; рус. диал. хатон, хотон «сыер абзары» (монгол телләреннән, к. Аникин: 623); к. ш. ук Будагов II: 70; Радлов II: 602; Номинханов 1975: 234; ССТМЯ I: 418–419; ЭСТЯ VI: 83–84; Räsänen 1969: 284 (фин. kota «куыш, алачык» сүзен дә терки).



Предыдущая статья            Следующая статья