Тэтимол 2015

КУТАЗ, (ТТДС I: 211) кутас «жестяной колокольчик, который навешивается на шее у скотины, чтобы легко найти её в лесистой местности» > мар. (Иванов, Тужаров: 93) кутас id., каз. қодас «купшы» ~ төр. kutaz, kutas «бүрек, чалма һ.б. түбәсенә беркетелгән каурый, чук; ат муенына тагылган бизәнчек», госм., фар. кутаз, қутас «Тибет ягы: як койрыгы», бор. угызларда (Гордлевский I: 82–83) қутас «мәргән аучыга бирелгән бүләк – як койрыгы», ш. ук «бизәнчек төре», бор. төрки (ДТС: 463, 474–475) qudaz, quduz, qutuz < qutur «асыл болан», ш. ук «як». Бабурда (Будагов II: 70) котас «тау үгезе». Төрки телләрдән бу лексема күп күрше телләргә кергән, к. рус. (Фасмер II: 433; Аникин: 335) кутаз, кутас «чуклы шнур, аксельбант; асылма кыңгырау», (Баскаков 1971: 96–97) кутуз, кутайс «койрыктан ясалган бизәк»; осет. (Абаев II: 334–335) кутаз «кутаз, кыңгырау»; гар. қутас «диңгез аты чәчләреннән ясала торган бант» (< төр.) һ.б. Сүзнең фонетик үсеше: қутур, қутор > кутаз мәгънәви үсеше: «як үгезе > батырга бирелә торган бүләк чук (як койрыгы һ.б.) > хайван муенына тагылган чук, бизәнчек > кутаз, кыңгырау». Кутаз, кутуз сүзеннән рус. Кутузов фамилиясе килә, диләр (Н.А. Баскаков; икенче версия буенча, бу фамилия Котдус исеменнән). ЭСТЯ VI: 81–82 (күп материал һәм әдәбият).

Кутаз сүзенең чув. хутаç «кот савыты» сүзенә багланышы, ә *кутурның кут «кот» сүзенә мөнәсәбәте ачык түгел. К. Котый.



Предыдущая статья            Следующая статья