Тэтимол 2015

КУРЫК-У(курыкты, курку) «пугаться, бояться» < гом. кыпч., уйг., госм. қорқ-, каз., алт., чыгт., хак. қоруқ-, бор. төрки (ДТС: 459–460) qorq-, qorqu-, qoruq- id., ш. ук «оялу» < гом. кыпч. (тат., башк. даирәсендә юк) коры-, қору-, төр. koru-, бор. төрки (ДТС: 458, 460) qorï-, qoru-, яз. монг., маньч. (ССТМЯ I: 415), алт. диал. (Баскаков 1972: 224) қоры-, қооры- «яклау; саклау; тирәләү; тыю» ~ тув. хору «тыю; куркыну, яшеренү (кош-корт тур.)» һ.б. сүзенең интенсивлык формасы ( кушымчасы ярдәмендә ясала, чаг. йол-у → йолқ-у, көй-ү көек-ү, тал-у талық-у һ.б.). Алт. мисалында сүз нигезендә озын сузык сүз тамыры *коо- дигән фаразга урын калдыра (-ра дигән фигыль ясагыч кушымча билгеле). Гом. кыпч. қоры-, қору- чув. телендә хăра- (хăрав) «курку, шүрләү» яңгырашында чагыла. Тат. *куры-у сүзе, куру < куыр-у фигыленә омоним булгач, онытылган.

Кыпч. һ.б. төрки телләрдә коры-, кору- фигыленең юнәлешләре корын-, корун- «саклау, үз-үзен яклау; оялып йөзен яшерү», корыт-, корут- «якларга кушу, яклату, саклату» сүзләре билгеле. К. ш. ук төр. koru, к.-балк. қоруў < бор. төрки (ДТС: 460) qoruγ «саклау, яклану эше, каравылчылык». ЭСТЯ VI: 79–80; Федотов II: 331–332 (бик ярлы; удм. курданы- «куркыну» тат. теленнән диелә; өрек-ү ~ монг. ürege- id. сүзе белән ялгыш чагыштырыла). Чаг. Кура-у.

Дерив.: куркын-у, куркыш-у, куркыт-у; куркулык; куркыш; куркылык, куркыныч; к. Куркак, Куркач,



Предыдущая статья            Следующая статья