Тэтимол 2015

КУРЧАК, себ., миш. курцак «кукла; куколка, кокон насекомых» > мар., удм. курчак, мар. диал. (Иванов, Тужаров: 92) курцак id. < гом. кыпч. (ләкин кайбер телләрдә теркәлмәгән) сүз, к. башк. қурсақ, нуг. қоршақ, ком. қурчақ, кырг. қуурчақ, төркм. қурҗақ «курчак», чыгт. (Радлов II: 577, 899 һ.б.) қуғурчақ, қаурҗақ, қорчақ «һәйкәл; сын; кыяфәт» һ.б. < уйг. қуғурчақ, үзб. қуғирчақ, чыгт. (Котби һ.б., Zajączkowski 1961: 136–137) qavurčaq, qawurčaq «элекке күләгә театрында фигура-марионетка» < чыгт. *qavur-čaq (-чақ – кечерәйткеч кушымча); бор. фонетик вариантлар себ. сөйләшләрендә (к. Тумашева 1992: 131, 135; Дмитриева 1981: 28, 119, 154, 156): қōңырчақ, кōңурцак «курчак, пот, курчак итеп ясалган мәҗүси санәм» (алар тур. төрле сөйләкләр йөри – аерым кешеләр ул курчакларга бүгенгә кадәр табыналар, имеш). Себ. тат. материалы бор. нигез *қаңур булганлыгын күрсәтә шикелле, бу гипотетик сүзне *қаң (к.) «кургаш» сүзеннән дип фаразларга мөмкин: кургашлардан санәм, пот кою төрки халыкларда күптән билгеле (к. Кот ). Гомумән, курчак < куурчак < *каңурчак сүзе мәҗүсилек белән баглы. Элекке (XIX г.) тат. курчак туе ясау (к. Г. Исхакыйның «Ике йөз елдан соң инкыйраз» әсәрен) мәҗүсилек калдыгы булган. ЭСТЯ VI: 161–163 (гомуми фаразлар гына китерелә). Räsänen 1969: 220 (бөтенләй үзгәчә аңлата: монг. qaurmag «алдаткыч» белән баглый).

Дерив.: курчаклы (уен исеме буларак та билгеле), курчаксыз; курчаклык; курчак-курчак (уен).



Предыдущая статья            Следующая статья