Тэтимол 2015

КУРҖЫ-У, диал. қурза-у «кваситься, скисать» ~ башк. қурза- id. < *қурчы-у (-р- авазы янында -ч > -җ), ихтимал кур (к.) сүзенең фигыль коррелянты булгандыр, шуннан қур-чы- «әчи төшү» ясала алган. Чаг. монг. арачан-курачан «әчегән сөттән ясалган исерткеч» һ.б.

Дерив.: тат. (ЗДС: 428) курҗау, қурҗым , башк. (БТДҺ: 305) қуржын, қуржа, қурйын «түпрә; чүпрә; утырма, юшкын» ~ хак. хордың, қордың «чүпрә» (к. ЭСТЯ VI: 73).



Предыдущая статья            Следующая статья