Тэтимол 2015

КУРГАШ, кургашын «паяльный материал»: аккургаш «олово», каракургаш «свинец», «оловянный; свинцовый» < гом. төрки қорғашын, қорғашун, чыгт. qorqašun, алт. қорғолдьын, хак. хоргамчыл, кырг. қорғалдин < монг. горгальчин, бор. монг. qorγaršun (Поппе 1938: 303), яз. монг. xorγulǯin, як. хорголдьун һ.б. Чаг. бор. монг., себ. тат. qaŋnа- < бор. төрки qaŋla- «каңлау, кургаш эретеп ямау» себ. тат., кырг., алт. қаң < кыт. каң «эретеп ябыштыру өчен металл» тамырыннан (Радлов II: 80; Joki 1952: 160). Димәк, қорғар + чун < монг. γaŋnaγur «эретеп ябыштыргыч» + *ǯun «металл» (?). Нуг., каз. қорғай, гаг., төр. kuršun һ.б. «кургаш» икенчел ясалмалар. ЭСТЯ VI: 172–175 (бу сүзнең этимологиясе буталчык һәм билгесез булуы икърар ителә, бай әдәбият китерелә). Кургаш атамасы гадәттә бик еракларга тарала, к. Калай, мар. улна, вулно «кургаш» (ош волно «аккургаш», шум волно «каракургаш») << шумер. alna «каракургаш» (Гордеев II: 165).



Предыдущая статья            Следующая статья