Тэтимол 2015

КУРАН (Старчевский) «козуля, косуля» ~ кырг., алт. қуран, қураған id., тув., хак. хураган «бәрән, бәти» ~ яз. монг. γura, γuran < бур. гуран, монг. гур «кыр кәҗәсенең (кәҗә, болан шикелле хайваннарның) тәкәсе» ~ эвенк. гууран, маньч. ғуран, нан. горан, горал id., як. хорой «яшь болан» > рус. хора «печелмәгән сарык тәкәсе», нен. hoopa, хоора «болан үгезе» һ.б., к. Коралай, Кузый.

Бу сүз рус телендә горал «себер тау кәҗәсе» сүзендә дә чагыла (тунг. телләреннән кергән булса кирәк).

Куран «кәҗә яки болансыман хайван» гомумән Евразиядә күп телләрдә очрый. Пекарский: 3507; Фасмер IV: 262, 264; ССТМЯ I: 173. Рус. диал. кураган, курагашка, хураган «бәрән, бәти» тур. Аникин: 325 (шунда бу сүз хакында күпсанлы әдәбият күрсәтелә).

Куран, коран элек шактый продуктив нигез булган: себ. куран айы «ноябрь» – бу айда куранга ауга йөргәннәр; к. ш. ук Ташкуран.



Предыдущая статья            Следующая статья