Тэтимол 2015

КУРА II(ЗДС: 327–328, тәфсилле; к. ш. ук Тумашева 1992: 135; БҺҺ II: 149) «двор, усадьба; ограда; сарай, огороженная площадка во дворе для различных целей» ~ кр.-тат. (Dobr. II: 337) kora «киртәләнгән мәйданчык, бакча; камыш киртә» ~ үзб. қўра «читән, текмә; киртәлек материал», нуг., каз., к.-калп., чыгт., уйг. қора, алт., кырг. қоро, короо «кура, кәртә; утар; сарык көтүе». Кура I белән бердәй (далаларда киртәлек материал – кура). Будагов II: 73; Радлов II: 550; ЭСТЯ VI: 75–76.

Әд. телдә кура сүзе башлыча киртә (кәртә)-кура дигәндә кулланыла; добр. телендә деривациясе киң: qoralama, qoralamaq, qoralı һ.б.



Предыдущая статья            Следующая статья