Тэтимол 2015

КУР «уголь для сохранения огня», диал. (ЗДС: 338, 427) «закваска (камыр курына күрә, мәкаль)», к′ур «тесто» ~ башк. «калдык, сөземтә; түпрә» < гом. төрки қор, қōр, үзб., таҗ. кўр, бор. төрки, гаг. қоор, төркм. ғор, ғоор «кур; куз; ачыткы; запас, нәселлек» (башк. қур мал «нәселгә калдырылган терлек»), як. қур «үткән елгы», қуруй- «киләчәккә (киләсе елга) калдыру», бор. төрки (ДТС: 458) qor «катык оеткысы» ~ чув. коар, кăвар «күз күмер» id. В.Е. Егоров (1964: 97) бу сүзне һуннарның яшен тәңресе Хвар һәм арытабан бор. ир. hvar «кояш; ут» сүзе белән чагыштыра. Мәгънәви һәм фонетик үсеш: hvar > қоор > қор «көлгә күмелгән куз» > «запас башлангыч (ачыткы; нәселгә куелган терлек)» бик аңлашыла. Шуннан ук – қоз > қуз (-р > -з).

Кур продуктив сүзьясагыч нигез, к. тат. диал. куwырлык, башк. диал. курҙы «үрчемлек» ~ себ. тат. қурлы «әче (камыр)», қурлық «ачыткылык» һ.б. Будагов II: 72; ТТДС I: 211; Тумашева 1992: 134; БТДҺ: 205, к. Мухамедова 1973: 116; ЭСТЯ VI: 72–73. К. Курҗы-у.



Предыдущая статья            Следующая статья