Тэтимол 2015

КУПЫ «неглубокая чаша, ковшик (без ручки)» ~ чув. куп «дегет кудыртканда агып чыккан дегет өчен савыт» (Сергеев 1968: 35), удм. кобы «чүмеч», венг., госм. купа, ит. сuра, лат. сира, cuppa, һинд. куппа, фин. kuppi «купы», көрд. kûp «хум, цистерна», индонез. kopi, kupi «банка, пыяла савыт» һ.б. Күрәсең, интернациональ сүз. Бу фонда бор. уйг. qupıŋ ~ монг. quubiŋ < бор. кыт. γuo bieng «ваза» белән чагыштыруның да әһәмияте югала.



Предыдущая статья            Следующая статья