Тэтимол 2015

КУПШЫ «франт, щёголь; щегольской» > чув. купшă, мар. копшо, удм. (Насибуллин 1978: 120) копшъ, себ. (Гиганов; Тумашева: 134) купшу, купшув «мактанчык» – бу сүз тат. телендә төрле тамырлы сүзләрнең контаминациясе булып килеп чыккан, к. бер яктан алт. қопчы, хак. хопчы «алдакчы, мактанчык» ~ монг. қобчихан «купшы», «купшылык» – алт. қоп, хак., тув. хоп, як. хоп, хобу, хобуу «әләк, яла» < монг. қоб, хоб «әләкләү, ярамсаклану» (к. Räsänen 1969: 281), хобчин «әләкче» > бур. хобшо(н) «әләкче, ялачы», икенче яктан иске тат. (Троянский II: 63) купыз «купшы». Купшы < купчы сүзенең мәгънәви үзгәреше (әләкче > мактанчык > купшы) бүтән охшаш сүзләр (мәс., купай, купык һ.б.ш.) тәэсирендә барган.

Дерив.: купшылык; купшылан-у, купшыландыр-у (киемне).



Предыдущая статья            Следующая статья