Тэтимол 2015

КУПШАНГЫ «мокрица; тысяченожка», диал. «жук; таракан; солдатики» (? к. БҺҺ III: 118), диал. капшангы «жук; червяк» (ДС I: 77) ~ чув. купшанкă, кăпшанақ, кăпшанкă, копшанкă «купшангы; купшы» (Сергеев 1971: 75; чув. «купшы» мәгънәсе халык этимологиясе буенча гына килеп чыккан), мар. ковшангы, капшангы, кавшангы «купшангы; коңгыз, һәртөрле корт» (Иванов, Тужаров: 73; Саваткова: 48), удм. копшангъ «коңгыз» (Насибуллин: 120). Чаг рус. диал. капшак, ковшак, кавсяк «кыргаяк, купшангы һ.б.ш. балык җиме» (Даль), рус. әд. кивсяк «бөҗәк төре» – Идел-Урал региональ сүзе. Чыгышы анык билгеле түгел, чаг. чув. диал. хупшанкă «ябылган, каплаулы, ябулы, футлярлы» ← хуп- «ябу, каплау» (< бор. гом. төрки *қап-).



Предыдущая статья            Следующая статья