Тэтимол 2015

КУП-У[кубу] «отлупиться, отрываться; расклеиться, подниматься (разом)» (о значениях этого слова хорошо написано у Будагова, II: 68–69) ~ чув. хăп- < гом. төрки қоп- id. (Радлов II: 650; Räsänen 1969: 281), элек бу сүз ят-у ның антонимы булган (к. «Диване хикмәт»тә: Йөрсә-торса, ятса-купса мине яд итәр). Бор. күчмә тормышта куп- < коп- иң актуаль сүзләрнең берсе булган – ул күченергә кузгалуны белдергән һәм шунлыктан бу сүзнең дериватлары да күп булырга тиеш. Федотов II: 330–331 (тәфсилле).

Куб-у фигыленең турыдан-туры гом. төрки дериватлары қубар-у < қобар-, қопар- һәм қуптар-у < қоптар- икесе дә – йөкл. юнәлешенең лексикалашкан формалары. Тат. қубын-у «күченү» (ТТДС I: 206) – кайт. юн. формасы. Себ. купкын «өрәк» (Тумашева 1992: 134) – үзенчәлекле ясалма. Алт., кырг. һ.б. қубул- «әверелү» (к. Кубылгы ) сүзе дә қуп-, қоп- сүзе белән тамырдаш булуы ихтимал (к. ахирәттә куп-у «икенче кыяфәткә килү?»). Ләкин моның исбаты юк. К. ш. ук Кузга-у, Купшы-у.



Предыдущая статья            Следующая статья