КУПКЫ диал. (Тумашева 1992: 134) «топь, топкое место, ямина в болоте» ~ удм. гоп «(саздагы) чокыр», коми. гöп «(саздагы) күл, күлчек», карел. kuplo, kuplu «купкы», фин. kuoppa «чокыр», венг. kupa «ерынты» һ.б. Купа (к.) «саздагы утрау» булса, купкы «саздагы күл». Чаг. Кобау, Купа. |