Тэтимол 2015

КУПА: купа тал «дряблая ива» (ТРС 1966: 298) – аңлатмасы шикле, безнеңчә, купа талы «сазламык талы, елга утравы талы», к. башк. купа «саз җикәне; күтер» (БҺҺ II: 149), купы «бәләкәй генә утрау» (БҺҺ III: 119; БТДҺ: 204–205) ~ себ. қубақ «сазлык, былчырак; сазлык утравы» (Тумашева 1992: 132) ~ мар. куп, купан «сазламык», каз. копа куе «камыш үскән күл» (Радлов II: 652), кырг. копо «яр буендагы камыш», к. ш. ук рус. купина «көлтә; куе ябалдашлы куак; елга утравы» (гом. слав. параллельләре бар, к. Фасмер II: 420). Күрәсең, киң таралган интернациональ тамырдан. К. Купкы. К. Куба тал.



Предыдущая статья            Следующая статья