Тэтимол 2015

КУҢГЫРА I(к. Мухаметшин: 149) «выдолбленное из бревна корыто, колода (обычно с незакрытыми концами)», себ. (Будагов II: 86) қоңарақ «сковорода» ~ чув. кункăра «куңгыра», удм. кокора id., мар. (Саваткова: 60, 62) конгыла «култык», кöнгыра «ындырда кулланыла торган агач тарткы», чаг. ш. ук як. коонкура «асты ашалган, өңгерле боз; боз астындагы куышлык», калм. (Ramstedt 1935: 185–186) xonuur, qonqurqai «җир казып ясалган түгәрәк оя, хуҗалык чокыры (чүп өчен түгел)» >> рус. конура «эт оясы» (Г. Рамстедт фикере, рус этимологик сүзлекләрендә бу фикер яклану тапмый).

Ихтимал, куңгыра сүзе белән себ. (Тумашева 1992: 134) куңгырала, қуңгыралай «хариус, бәрде балыгы» сүзе («су асты чокырларын яратучы балык»?) гомогендыр. Ш. ук себ. куңырай-ыу «яра төзәлү» («аның урынына чокыр калу?»). Гомумән, төрки-монг. телләрендә куңгыр < коңгур дигән омонимик нигезнең мәгънәләре төрле һәм бу хәл этимологияне читенләштерә. К. түбәндәгене.



Предыдущая статья            Следующая статья