Тэтимол 2015

КУНЫЧ, диал. куныц, (ТТДС I: 210) қунчы «голенище», (ЗДС: 426) қуныц «болотные сапоги», кунчы «чулок» > удм. диал. кунись, удм. кунчи, чув. (Сергеев 1971: 81–82) кунча, кунчă < гом. кыпч., алт. қоныч, қонч (> башк. қуныс, куңыс, қуңғыс, нуг., каз., к.-калп. қоныш, ком. хонч), уйг. қонч, қонҗи, қонҗа, гаг. қонч, төр. konc, төркм. ғонч, аз. ғунчу, тув. хончу, алт. диал. (Баскаков 1972: 224) қоньди һ.б. «куныч; чалбар балагының аскы әдебе». Мар. Т. (Саваткова: 60) конзы, комзы «куныч» чув. яисә болг. сөйләшләреннән. Федотов I: 308; ЭСТЯ VI: 57–58 (биредә күрсәтелмәгән бүтән күп кенә параллельләр китерелә, ләкин алар этимонны ачыкламыйлар; ниндидер төрки булмаган телдән алынма дигән фикер әйтелә).

Безнеңчә, сүзнең этимологиясен башк. қуңгыс < қуңгыч варианты ачыклый, к. себ. (Рамазанова 2001: 68 һ.б.) ғуц, қуц < қуныц «бияләй яки җиң беләзеге» – элекке лачынчыларда ау кошы (лачын, бөркет һ.б.) қунғыч < конгуч «килеп куна торган җайланма, урын, әсбап (ау кошының үткен тырнагыннан саклану өчен аеруча калын итеп эшләнгән беләзек)» булып чыга.

Дерив.: кунычлы, кунычсыз; кунычла-у; кунычлык.



Предыдущая статья            Следующая статья