Тэтимол 2015

КУНШЫ, куныш, куңчы (ЗДС: 338, 426) «сосед» ~ бор. төрки (ДТС: 455) qonšï, төр. komşu, үзб. һ.б. қўшни id. Күрше сүзе белән бердәй түгел (аваз күчешләре үзгә). Ихтимал, бор. төрки qonšï «бодисатва исеме» белән тәңгәлдер: Үзеңне яхшы дип белсәң, куншыңны фәрештә дип бел, дигән мәкаль бар. Бор. төрки qonšï, quanšï (< кыт.) – фәрештәләрнең бер төре > кор. конҗу «ханәкә, принцесса». Төрки сүз кор. теле аша алынган булса кирәк. Кыт. сүзе исә бор. һинд. бодисатва «игелек итү юлында кямиллеккә ирешкән фәрештә» сүзеннән тәрҗемә ителгән. К. МНМ I: 181.

Добруҗа сүзлегендә (Dobr. II: 330, 334) komşı, koŋşı, konu-komsı, kom-qomşı «konuwşı» – кунучы сүзеннән дип тәгърифләнә. Ләкин сүзнең кончы (-ч-) варианты юк һәм -ŋ-, -m- белән әйтелгән вариантлар да аңлатылмый. Мәгънә җәһәте дә аксый. Чаг. Кушны.



Предыдущая статья            Следующая статья