КУНЦАК себ. (ЗДС: 426) «ягнёнок (маленький)». Бу сүз тамырында қуй < *қон′ сүзенең бор. азагы сакланган, к. Куй. Бор. төрки *қончақ «булган». Һәм, ихтимал, бор. куман-кыпчак ханы Кончак исеме «кунцак, куй бәрәне» мәгънәсендә бирелгән булгандыр. Хәер, монда бүтән фаразларга да урын кала. |