Тэтимол 2015

КУНДАК (Тумашева 1992: 134 һ.б.) «ложе, постель; ложе ружья; приклад; люлька в виде корыта», иск. қондақ («Зая Түләк») «вид гуслей – музыкальный инструмент» < гом. кыпч. сүз, к. каз. қундақ «оя», к.-калп., кырг., төркм., госм. қундақ, қумдақ, ком. қуннақ, чыгт., үзб., уйг. қондақ «кундак; бәбиләр өчен тагараксыман ятак; биләүсә», аз. ғондақ «кундак; бәби» һ.б. фар. һәм көрд телләренә дә үтеп кергән. Кундак күчмә тормышка бик җайланган бишек: аңа бәбине өстән бәйләп салып теләсәң нинди торышта – вертикаль, авыш, горизонталь һ.б. – куеп торып була. Сүзнең тамыры бор. төрки qoŋ- ~ qoj- «кую» булса кирәк, к. Куй-у, Кун-у. Будагов II: 95; Ramstedt 1935: 197; Räsänen 1969: 279; ЭСТЯ VI: 144–146.



Предыдущая статья            Следующая статья