Тэтимол 2015

КУНАК «гость» (с рядом переносных значений, в т.ч. «оспа») ~ чув. хăна [хŏна] < болг. һŏна, һуна > мар. уна, уно, удм. куно, кыно, къно, куна, күна (Насибуллин: 71) < гом. төрки қонақ «кунак, кунакханә; гаилә; куныш; тәүлек» ~ алт., кырг. қоноқ «кунак; кичке аш – кун-у сүзеннән. Будагов II: 93–94; ЭСТЯ VI: 56–57.

Кунак сүзе төрки телләрдән барча (йөзгә якын) күрше телләргә (шул исәптән гар. теленә дә) кергән. Рус. кунак «кунак, дус» татарчадан (о > у), ә конак «кенәз йорты; кунакханә» төр. теленнән (Д. болг., серб телләре аша) килә (к. Фасмер II: 307, 417).



Предыдущая статья            Следующая статья