Тэтимол 2015

КУНА II«молодая поросль вокруг пня; отава» (ДС I: 98; ТТДС I: 257) ~ чув. хунав, кунав (< тат. кунау?), хонав, хона, хоно (к. Сергеев 1971: 142) id., куна-, хуна- «үрчү, үргү, курпылау» (хәзер сирәк очрый) фигыленнән.

Бу сүзнең тарихы катлаулы: тат. (т.я., мишәрләр белән чувашлар аралашып яшәгән җирләрдә) куна чув. теленнән, ә чув. сүзе үзе бор. татарчадан булса кирәк, к. мар. (к. Гордеев I: 107) ана, хана «куна, курпы, үсенте», ана-, хана- «курпылау» < болг. *һана- < тат. *қана- id., чаг. бор. төрки (Бабур телендә) қан- «күпләп, шәп үсү» (Радлов II: 107). Шулай итеп, куна < чув. хуна < хона < хана << бор. тат. *қанау «курпылау, курпы» (чув. хунав, хонав вариантлары тат. теленнән алынмалык билгесенә ия), *қана- «курпылау».

Бу *кана фигылен монг. кана//кэнэ, гана//гэнэ «җиләк, чәчәк; үсемлек» (үсемлек атамалары ясалышында киң кулланыла) морфемасы белән чагыштырырга мөмкин.



Предыдущая статья            Следующая статья