Тэтимол 2015

КУНА I(куна тактасы) «кухонная доска», диал. (ДС I: 98–99) (кунаяк ) «кухня», диал. «столик в саду» (Бакчабызда биш куна, Очып килеп кош куна…, җыр), «шкаф; этажерка» (Тумашева 1992: 133) ~ добр. тат. (Akb) kona «өстәл», кр.-тат. қона «зур түгәрәк өстәл», кар. қона «уша, эскәмья», тат. диал. (Астраханские татары. Казан, 1992: 69) кумна, куна «сандал (гадәт буенча җир идәндә утыра торган вакытта куз күмерле чокыр өстенә куелган тәбәнәк өстәл – елның суык чорында гаилә әгъзалары аякларын шул өстәл астына тыгып җылытып утыралар)» ~ осет. қоңа «кече учак». Куна сүзе үзенең төрле мәгънәләре белән ир. (к. ЭСИЯ 3: 491–493) xvana «аш өстәле һ.б.ш.» сүзенә бик охшаш, ләкин ул сүзнең тат. теленә каян кергәнлеге ачык түгел (фар. хуан, хон «аш куелган өстәл», ә хуана сүзе юк бугай).



Предыдущая статья            Следующая статья