КУМНА, кулма, кулмыт, кумыт (ЗДС: 337) «комната; квартира в многоэтажном доме» – русча комната сүзен кумна-да дип аңлаудан килеп чыккан сүз. Бу сүз 1930 нчы елларда күп «кара халык» шәһәрләргә күченә башлагач пәйда булган. Рус. комната ахыр чиктә лат. теленнән. К. Фасмер II: 204. |