КУЛУНЧАК (себ.) «колонок, зверёк с красивым телосложением и окраской» ~ сагай. қулунағач, қулуноқ, қулунғач «коланык» колон ~ солон нигезеннән. К. Коланык. Кулунчак ~ колынчакларның гәүдәләрендә тигез аралыклы буй-буй «тасмалар» була, шуңа охшатып булса кирәк, артык озын туку кылычын (мәс., тастымал тукыганда) кыскарту өчен аңа параллель бәйләнгән тасмачыкларны колынчак дип атыйлар. К. ЗДС: 411. |