КУЛТЫК «подмышка; залив» < нуг., каз., к.-калп. қолтық, хак. холтых, гом. төрки қолтуқ бор. төрки (ДТС: 454) qoltıq, qoltuq id. (Радлов II: 987) < бор. *коңул-тук, қоңул-туғ, к. удм. куңул, кунул «култык» (бор. төрки телләрдән), к. камас. kuŋgyl, тув. qoŋγul, алт. куңкул, кырг. қоңул «уелып кергән бушлык, куышлык; өңгел, өңгер» (Joki 1952: 211) ~ яз. монг. xongxuγur ← xongxui- (хәз. монг. хонхой-) «уелып керү, уем» ← бор. *xong ~ маньч. kōŋa «куыш» (ССТМЯ I: 411). Култук < қолтуқ сүзе географик мәгъ. күп күрше телләргә (фар., гар. һ.б.) кергән, к. Гарипова 1998: 127–128. Рус. култук «елга-күл култыгы» тур. к. Аникин: 318. К. ш. ук Мурзаев 1984: 312–313; Räsänen 1969: 351 һ.б. Култык < кулны тык дип аңлату – мәзәк дәрәҗәсендә. |