КУЛПЫ диал. (әстр., без теркәдек. – Р.Ә.) «колпик (вид птицы, обычно неподвижно стоящей на длинных ногах в мелкой воде и качающейся в лад с камышами, когда дует ветер)». Чаг. карагаш. (Арсланов 1992: 130) кŏлпы, каз. қулпы «кабер өстенә куелган (фигуралы) таш», башк. қолпа таш «кабер өстендәге стела» (қолпа үзе «авторитет» диелә). Рус. колпик сүзен төрки телләрдән димиләр (к. Фасмер II: 207), ләкин ул сүзнең ышандырырлык этимологиясе дә юк. |