Тэтимол 2015

КУЛАТ: кул-кулат (ЗДС: 425, қулқулат дип язылган) «сильно овражистая местность, буераки-овраги» ~ башк. қул-қулат, қул-қылап (дөрес язылмаган бугай) id. Беренче компонент кул тур. к. Кул II. Кулат – киң таралган алтаистик сүзләрнең берсе, к. башк. (БҺҺ II: 147) қулат «тирән һәм тар үзән», кырг. қолот «озын үзәнлек, буйрак», як. колағай, куролоғай, холлоғой «озын һәм текә ярлаулы тар үзән», маньч. (ССТМЯ I: 406) қолоγ, холо «тигез тар үзән; колаша». Кул II белән тамырдаш булса кирәк: бор. *қолат, *қолут – қол «кул (тар тирән үзән)» сүзенең монг. күп. формасы. Гомумән, бу сүзнең охшашлары тунг.-маньч. телләрендә күп.



Предыдущая статья            Следующая статья