Тэтимол 2015

КУЛАН, диал. (себ.) қулақ, (ЗДС: 410) қолақ «киндерә – оборки верёвки лаптей», шуннан чабата колагы ~ колаксасы «чабатаның киндерә үткәрү өчен ясалган ян тишекләре», ш. ук «ияр бавы» ~ кр.-тат. (Dobr. II: 326) qulan, qolaŋ, куман., төр. kolaŋ «бик киң ияр тасмасы (корсактан уратып үткәрелә)», төр. kolan «һәртөрле ныклы киң каеш, шкив; ат менү дирбиясендәге махсус киң каеш; атына торган таган каешы, бигрәк тә аның утыргычы», күчмән кабиләләрдә – «тирмәне астан-өстән тотып тора торган киң тасма», алт. қолоң, шор. qolaγ, xolaγ, холлағ, койбал. қоллағ, қоллақ, як. холун «ияр каешы», Рясянен буенча, монг. qolaŋ, olaŋ «ияр каешы (шуның бер төре)» ~ кор. koraŋ «каеш богау» сүзләре белән тамырдаш. Алай булса бу бик бор. сүз булып чыга һәм бераз гаҗәбрәк тә.

Räsänen 1969: 227 (тагын кайбер мисаллар китерә; аның себ. тат. сөйләшләреннән алган сүзләре хәз. безнең диал. сүзлекләрдә юк). Хәер, бу сүз хәз. һәр җирдә сирәк очрый бугай (ул колан белән төбендә бердәй булыр, ә коланнарның бор. төре зебра шикелле «каешлы» булганлыгы билгеле).



Предыдущая статья            Следующая статья