Тэтимол 2015

КУЛАЙ, диал. қулайлы «удобно; удобный, подходящий» ~ башк. қулайлы id. < гом. төрки қолай (Себер төркиләрендә сирәк очрый) id., күрше телләргә дә кергән (манси. қŏлай «кызыктыргыч; җиңел» һ.б. к. Räsänen 1969: 277). Аерым мәгънәләр: нуг., каз. қолай «әхвәл, хәл», гос., к.-балк. қолай «яхшырак; җитешлек; мөлаем», аерым формалар: каз. қолапай, каз. диал. қолағай. Сүзнең этимологиясе бәхәсле: берәүләр (Рамстедт һ.б.) кол ай, колу ай «кулы яхшы» сүзеннән диләр, икенчеләр кол (кул) айы «кул асты» (ай «ас»), яисә кул уңай-ы (< кол оңай-у) сүзеннән диләр, чаг. тат. кул «кулай» (к. ТТАС II: 187). Иске кыпч. қоолай < чыгт. хоһла-йу «теләп» (фар. хоһ «теләк, мәел») сүзеннән дә булуы мөмкин, к. үзб. хоһла- «теләү; ярату». Будагов II: 91; ЭСТЯ VI: 46–47 (төп этимологик фикер – кул < кол сүзеннән).

Дерив.: кулайлы (!); кулайлык; кулайлан-у, кулайлаш-у.



Предыдущая статья            Следующая статья