Тэтимол 2015

КУЛАВЫЗ[қулаw ы̌з], кылавыз, колавыз «проводник; учитель, наставник», иске тат., төр. (Будагов II: 61) қылагуз «вожатый; лоцман, фланкер, часовой» ~ чыгт. (Нәваида) qolauz «каравылчы; башак косу», бор. ядкәрләрдә (ДТС: 464–465) kolaγuz, kolabuz, kolavuz, госм. қулағуз «кулавыз, белешмәлек; яучы, димче»; бу сүзнең (-z вариантында) иң тәүге теркәлеше (Clauson 1972: 617–618) Ибне Фазланда – kulāwız «юламан», хәз. төр. kılavuz «инструкция, белешмәлек» > венг. kаlauz «вагон һ.б. озатучы»; бор. -r варианты да билгеле: бор. болг. qolovp, kolovur, грек. язылышта χολόβρος «кулавыз; Дунай Болгар дәүләтендә югары чин», аварларда bo-kolabur (582 елда теркәлгән) «рухани башлык; баш рухани» (Pritsak 1955: 46; Räsänen 1969: 277; Donuk: 29). Чаг. як. холобур «үрнәк» ~ эвенк. коловур «үрнәк, өлге» (ССТМЯ I: 408).

Бу бик бор. (иң тәүләп теркәлгән төрки) сүзләрнең берсе һәм бу кызыклы сүзнең этимологиясе табышмаклы. Ә. Нәваидагы кулланышка караганда, бор. *колагур – «юлчылар өчен аулак җирләрдә салынган һәм түбәсеннән озын колга чыгып торган торак» булмадымы икән? Әйтмәкче, гарәпләрдә шундый бер торак кулайс дип аталган (Нәһҗел-фәрадис. Казан, 2002: 51). Гомумән, бу сүз Шәрык телләрендә киң таралган, к. көрд. qelawiz, «тәнсакчы, кучты», qilawız «кулавыз» һ.б. Рясянен (Räsänen 1969: 277) бу сүз – госм. qol aγası кул – гаскәр бүлеге – агасы») дигән фикерне китерә, ләкин бор. язылышлар моны расламый. Чаг. бор. төрки (ДТС: 454–455) qol- «сорау, сораштыру; теләү». К. Калавыз, Колавыз, Колыш.



Предыдущая статья            Следующая статья