Тэтимол 2015

КУЛА (Будагов II: 8) «зелёная медь», (ДС II: 113; ТТДС I: 256) «сорт сплава меди; вообще сплав» (к. фольк. Әтекәй, абзарың – каладыр, Өйнең кырыйлчасы куладыр, Кула да гына түгел, көмеш булсын, Барысы да бездин каладыр; Әлвидаг җыры), миш. «плоскодонный котёл» (безнең язмалардан. – Р.Ә.) < гом. төрки қола id., к. башк. (БҺҺ II: 143) қула, қŏла «калай казан», уйг. қула «каракургаш», нуг. қола «аккургаш», к.-калп. қола «точ, бронза», алт. қоло «кула казан», кырг., алт., тув. һ.б. қола, қоло «җиз», алт. диал. куулы, төркм. (Мухамедова 1973: 83) ғола, ғоола «яшел бакыр; металл эретмә» ~ монг. гууль < иске монг. γooli, γaulin < тибет. гӯлиң «бакырлы эретмә». К. Радлов II: 585; Joki 1952: 188; Тенишев 1976: 200; ССТМЯ I: 159. Чаг. ш. ук төркм. (ТДГДС: 114) қола «метис»; ЭСТЯ VI: 46.

Матур әдәбиятта кула сүзен калай белән бутап аңлату очрый. Бу сүзләрне гомоген дип уйларга нигез юк.



Предыдущая статья            Следующая статья