Тэтимол 2015

КУЛ II«неширокая долина (без значительной реки)» < гом. төрки қол, қōл (коол), төркм. ғоол, тув., монг. ҳол id., (ә ғол «кул (әгъза)»); кул I һәм кул II һичшиксез тамырдан икесе ике сүз, қоол «үзән» тән әгъзасы исеменнән түгел (Мухамедова 1973: 116), М. Бабур тән әгъзасы – кулны қол, дип, ә хәрби колонна – кулны ғол дип аерып язган (к. Будагов II: 86–88), к. монг. гол < бор. монг. γool, γoul «үзән, үзәк, урта, күчәр; колонна» (чаг. тат. Сул кул урар, уң кул турар, урта кул ук атар, мәкаль); «гаскәрнең төп өлеше» мәгъ. бу сүз фар. теленә дә кергән (Doerfer I: 438–440). К. ш. ук маньч. голо «үзәк, сүрек, асыл, аеш, үзән, төп юл, ике елга арасы» ~ кор. qol «үзән» (ССТМЯ I: 160). К. Кулат.

Гомумән, бу кул < кол < қоол тур. әдәбият ишле, к. Константинова 1969 һ.б.

Рус. средней руки тәгъбире татарчадан калька булса кирәк: төрки-монгол хәрби тактикасында гаскәр өч кулга бүленгән, урта кулга картрак сугышчылар куелган (бу кул оборона тоткан), шуннан урта кул «бик ук әйбәт тә, начар да түгел» гыйбарәсе килә; руслар кул «колонна» сүзен кул «рука» дип аңлаганнар. ЭСТЯ VI: 43–46; Федотов II: 353 (Кул I һәм кул II сүзләрен бер дип карый); Гарипова 1998: 126–127 (шулай ук кул I һәм кул II сүзләрен бердәй дип бара.



Предыдущая статья            Следующая статья