Тэтимол 2015

КУЛ I«рука» < гом. төрки қол id., хак., тув., як. хол «кул; атның алгы аягы», чув. хул «кулның беләзектән иңбашка кадәрге өлеше», бор. монг. kol «алгы аяк» (Поппе 1938: 292), хәз. монг. кöл, бур. хүл «тәпи» (хәер бу сүз бүтән тамырдан да булырга мөмкин). Қол сүзе кайбер төрки телләрдә пассив лексик фондка карый, «кул» мәгъ. угыз телләрендә башлыча әл, эл, чув. ал кулланыла. Будагов II: 86–88; Räsänen 1969: 217.

Кулга тамырдаш бор. сүзләр сирәк (юк), әмма яңа заманда бу нигездән күп кенә сүзләр ясалган, к. Колач, Кулак, Куллан-у, Кулса . ЭСТЯ VI: 37–43.

Кул куй-у тәгъбире сәвәтсез заманнарда документка, истәлеккә, хатка һ.б. карага буяп кул, бармак эзе калдырудан, чаг. хак. хол пас- «кул басу» – «кул кую».

Дерив.: куллы, кулсыз; кулдаш; кушма сүзләргә: Кулалмаш, Кулбаш, Кулкап (к.) һ.б., к. Рамазанова, 2013: 106–112 (кул сүзенең дериватлары өч катлы таблицада бирелә).



Предыдущая статья            Следующая статья