Тэтимол 2015

КУКЫЛ, күкел диал. (ТТДС I: 255–256, 280) «пирог, пирожок; род пельменя – пирог, который варят в котле (а не пекут)» ~ чув. кукăл, куккăль, кукли, мар. когыль, кагыль, когыльо, удм. когыли id. Т.Н. Тепляшина (О происхождении марийского слова когыльо «пирог» // Вопросы марийского языкознания, III, Йошкар-Ола, 1973: 56–58) бу сүзне перм. (удм., коми) кока нянь яисә кок ли «суда пешерелгән келиндер» сүзеннән чыгара. Тат. сүзе үзе удмуртчадан түгел, ә мари яисә чувашчадан булса кирәк. Һәрхәлдә бу сүз фин-угор телләреннән булырга тиеш, к. эстон. күел, лив. кукил, куккил «кечкенә ипи». Әмма, чаг. ш. ук рус. кугель, гýгель «еврейское изделие из теста» (Фасмер II: 398), аз. гöгәл «кабартма» һ.б.



Предыдущая статья            Следующая статья