Тэтимол 2015

КУЙ-У «ставить, поставить; оставить» < гом. кыпч. қой- (к. Радлов II: 501) < бор. төрки (Боровков 1963: 210; ДТС: 451–461) qoj- < qo-, qod-, qot- id. > чув. хор-, хур- id. Қун- < қон- сүзе белән чагыштырыла (к. Кун-у ), ягъни бор. * қо- тамырыннан (*ко-р- һәм *қо-н- шул фигыльнең төрле юн.). Будагов II: 99; ЭСТЯ VI: 27–28.

Кайбер сүзлекләрдә куй- «урнаштыру» һәм куй- «калдыру» (ш. ук «җирләү, кабергә күмү») ике аерым сүз итеп бирелә.

Дерив.: куел-у, куеш-у, куйдыру; куй (ымлык мәгъ.).



Предыдущая статья            Следующая статья