Тэтимол 2015

КУЙ(куй сарык), себ. (к. Рамазанова 2001: 87 – куйын тирчәге ~ тиресе сүзендә) куйын «курдючная овца; овца (вообще)» < гом. кыпч. қой, хак. хой, төр., гаг. койун, аз., төркм. ғойун < бор. төрки (ДТС: 452–455) qoj, qojun, qojïn, qon ~ бор. монг. xonin, тунг. (уд. һ.б., к. ССТМЯ I: 410) хуани ~ самод. телләрендә (Räsänen 1969: 279) koj, konnir id. К. Новикова (1984: 190–196) буенча, архетип kuvanin, к. чжуан. (Көньяк Кытай) huoni «куй, сарык». Шулай итеп, куй < қой сүзе бөтен Көнч. һәм Үзәк Азиядә таралган, төрки телләрдә иң бор. сүзләрнең берсе. К. ш. ук Будагов II: 97 (әйбәт аңлатылган); Номинханов 1975: 206; ЭСТЯ VI: 24–26.

Дерив.: куйчы, куйчылык; куй елы төрки мөҗәлдә сигезенче ел, ир-ат өчен бәхетсез, хатын-кыз өчен бәхетле ел исәпләнә.



Предыдущая статья            Следующая статья