Тэтимол 2015

КУЗЫР (Радлов II: 1019) «козырь, сильная масть в данном туре игры», диал. (к. җыр атамасы Кузырлыкай чана, к. Тарихи һәм лирик җырлар. Казан, 1988: 222) «верх, козырёк экипажа, саней» ~ рус. козырь (Фасмер II: 279) «төсе көчле кәрт атамасы; бастырмалы яка; тышкы ишек өстендәге япма, кыекчык, көймәле чана, чана көймәсе» (шуннан рус. козырёк «баш киемендә күләгәлек»). Рус. һәм тат. сүзләренең этимологик бердәйлеге шиксез, ләкин тат. сүзе русчадан дип әйтеп буламы? К. башк. (БҺҺ I: 137; БҺҺ II: 147) кузыр, куҙыр «керосин лампасының куыгы утыртыла торган рәшәткә; бизәк», (Миржанова 1981: 230) «әкәм-төкәм яисә тәкә мөгезе шикелле бизәк», (БТДҺ: 157) «бидәр, бизәк», «эре кеше» – нәкъ шул мәгънәләр қуза (к.) сүзендә дә бар; к. ш. ук төр. koz, гаг. қооз «кузыр (кәрт); әкәм-төкәм кабырчыгы» (күрәсең, шуннан «экипаж көймәсе» мәгъ. килеп чыккан).

Шулай итеп, рус. козырь төрки телләрдән булып чыга, тик бу сүзнең ясалышы ачык түгел: *кōз йэр «ышык җир» булуы ихтимал (кузыр кәрт «ышыклык бирә торган масть»!). Әмма хәзергә кәрт уенындагы кузыр барча сүзлекләрдә русчадан дип күрсәтелә. К. Күзер. Чаг. Кузалак.

Дерив.: кузырлы, кузырсыз; кузырла-у (мәс., арбаны).



Предыдущая статья            Следующая статья