Тэтимол 2015

КУЗЫЙ КҮРПӘЧ (Күрпәц), Кузый Күрпә  –герой одноимённого эпоса кыпчакских и южно-сибирских тюркских народов ~ башк. Кузы Күрпәс, каз. Козы Кöрпеш, Козы Кöрпе һ.б., безнеңчә, беренче сүз Кузый «бәрән» сүзе белән бердәй, икенче сүз исә алт. Кöрбöс < Кöрмöс < ир. Хормуста, Хормуз < бор. ир. Аһура Мазда (Аһура ~ һинд. Асура «игелекле») «игелекле алиһә» сүзеннән (бу сүзнең вариантлары Көньяк Себер телләрендә киң таралган һәм җирле фольклорда еш очрый). Безнең бу фаразыбыз түбәндәгечә нигезләнә: Кузый-Күрпә (күрпәч) дигәндә бу синоним сүзләрдән гыйбарәт парлы сүз, стилистик җәһәттән иркәләү-кечерәйтү сүзе һәм әсәрнең эчтәлегенә ярашмый. Һәм монда Кузый Күрмәз – Кузый рәвешенә кереп йөрүче Хормузд < Аһура Мазда тур. сүз барган булган. Хикмәт шунда: борынгыдан килгән мифологема буенча, Аһура Мазда дөньяга зәгыйфь бәрән, чирләшкә, маңка малай булып туып, кешеләрнең күңел-вөҗданнарын сынарга мөмкин. Әлеге дастанда бер тапкыр (ярәшелгән кызы Баян сылуга күренер өчен) герой алтын баеркалы кузыйга әверелә, ягъни асылда ул кузый булып туган Аһура Мазда. К. ш. ук Айзар-Байзар, Күрүмәз.



Предыдущая статья            Следующая статья