КУЗЫЙ, (ДС I: 97; ДС III: 84) козе, кузы, себ. (Тумашева 1992: 136) қусы, кусы бала «ягнёнок (самка)» < гом. кыпч., к. нуг., каз., к.-калп. қозы, чыгт., куман. (к. Радлов II: 630, 632), ком., к.-балк., кырг. қозу, алт. қозо, кырг. диал. қоозу, кырг. қозуға, қозуғгана, гаг. қузу, төр. kuzu, уйг., чыгт. қоза, (Боровков 1963: 210) qоı id. ~ яз. монг. xuriγan, xuraγan «кузый»; иске монг. quraγan – чыгт. qozı «кузый» (к. Поппе 1938: 111), хәз. монг. гур id.; к. ш. ук бур. хурьган «кузый», бур. хурай, монг. гуран, монг. хурань «кыр кәҗәсе, сайгак» (шуннан рус. горал «Үзәк Азиядә яши торган тау кәҗәсе төре»). Бор. төрки (ДТС: 462) qodï, qoï, qojï, qozï «кузый» һәм «түбән, тәбәнәк» мәгъ. бергә бирелә. Шунда ук китерелгән qozqï ~ qodqï ~ qoqï ~ qosqï ~ qotqï (чаг. Куйы ) «түбән, тәбәнәк» сүзе дә кузы сүзенә кардәш булуы ихтимал. Сарык, куй бәрәннәре гадәттә яшеренебрәк яталар. К. ш. ук Коралай, Куран, Ташкуран. Рус. курган, хурган «кузый» тур. Аникин: 325, 326, 627–628 (шунда ук әдәбият). Төрки қозу → қозуғанақ «кузый» сүзенә, безнеңчә, рус. кóзон, козан, козанак, козунак, козень, козён, кóзна, козлак «кузна, ашык» сүзе тоташа. В.А. Меркулова (Заметки по истории и этимологии слов // Этимология 1968. М., 1971: 81–83) бу сүзләрне төп рус звено, позвонок сүзләре белән чагыштыра. Тик монда фактларны «колагыннан тартып китерү» күренеп тора. К. Күз: күзе ярыган. Дерив.: кузыла-у «бәрәнләү»; бор. төрки (ДТС: 462) qozï julduzï – бөреҗ йолдызлыкларының берсе. К. Кузгалак. |