Тэтимол 2015

КУЗЫ, (Будагов II: 80) қозуқ = қузық «грецкий орех; кокон (шелковичного червя)» < гом. кыпч., к. каз., к.-калп. қозы, үзб., уйг. қузы, қозы ~ гаг. қоза, каз. диал. < төркм. (ҚТДС: 58) ғоза, к.-калп. ғоз, аз. ғоз, гом. төрки (Радлов II: 629), куман., госм., чыгт. қоз, төр. koza id. Тат. (Тумашева 1992: 126, 129) қŏз-, козы- «чикләвекне өзеп алу» – уникаль фигыль. Бу фигыль себ. қузық, қŏзŏқ, кŏзык, қŏсŏқ, иске тат. қŏзуқ < алт. қузуқ, хак. хузук һ.б. (ЭСТЯ VI: 23–24) «кедр чикләвеге», төркм. хозы «чыршы күркәсе» сүзенең «өзеп алынгыч» мәгънәсеннән килеп чыкканлыгын күрсәтә шикелле. ЭСТЯ авторлары кузы, қоз формаларын, нишләптер, китермиләр. К. ш. ук Кузак. Будагов II: 80.

Дерив.: кузла-у, кузыла-у «җиләк-җимешкә ябышып үсентеләр үсү» (ихтимал, кузый сүзенә карыйдыр).



Предыдущая статья            Следующая статья