Тэтимол 2015

КУЗГАЛАК, миш. диал. (ЗДС: 334, 421, 430) кузгалдак, кузгулдак, кузгылдак, урта диал. қузганақ, себ. қусқалақ «щавель» > чув. кускалак, мар. козгалык, морд. козгалав, удм. (ДАУ II: 174–193, бик тәфсилле) кузкалак, кучкылак һ.б. (дистәләгән вариант) ~ нуг., каз., к.-калп. һ.б. кыпч. қозғалақ < к.-балк., кырг. қозуқулақ, ком., уйг. қозу қулақ, аз. қузуғулағы, төр. kuzukulağı, төркм. gozugulagı һ.б. барысы да асылда «кузы (бәрән) колагы» дигәннән метафорик атама. Бу атама күп кардәш вә күрше телләрдә калькалаштырыла: удм. (Алатырев 1967: 44–45; Насибуллин: 122) кузым турын «кузый үләне – кузгалак», к.-балк. (Отаров 1987: 38) қозу қулагы ≈ бур. хурьгэн шэхэн id. Чаг. ш. ук үзб. отқулоқ «ат колагы – кузгалак», тув. инек қулақ «инәк (сыер) колагы – кузгалак», төр. диал., уйг. тәкә қулақ «тәкә колагы – кузгалак» һ.б. Радлов II: 633, 1021; Алпаров 1945: 170, 177.



Предыдущая статья            Следующая статья