КУЗАЛАК I«двуколка, рóспуск, двухколёсная тележка» ~ нуг. қодалақ, нуг., ком. қозалақ, қудалақ > тат. диал. (Арсланов 1988: 82; Dobr. II: 393) қŏзалақ, qodalaq id. тат. *куз-, *кузала- «тәгәрәп бару» сүзеннән, к. чув. кус- (< қуз-), кōс- (< қōз-) «тәгәрәп бару; йөгерү; качу (ана хайваннар тур.)», кускала- «әйләнеп тору», кускăч (< кузгыч «әйләнгеч, тәгәрмәч», к. Ашмарин VII: 15–17), ш. ук косатран (< куза торган), косаткан, костарчăк «тәгәрмәч», мар. (Иванов, Тужаров: 94–95, Саваткова: 67) кŏдала-, кузала-, кыдала- «чабып бару, йөгерү, тәгәрәп бару». Барлык мәгълүматлар бу сүзләрнең дә тат. телендә булганлыгын һәм аларның тамыры куҙ- (ягъни башкортчарак) булганлыгын күрсәтә, ләкин ни татарча, ни башкортча сүзлекләрдә ошбу сүзләр теркәлмәгән. Чаг. тик каз. қудала- «калышмастан куалау»; (ҚТДС: 280) қауза- «каулау, куу». Тат. диал. кулазак (ДС II: 113), куладан (ТТДС I: 209) кузалак, *куҙалан формаларыннан метатеза булса кирәк. Нуг. һәм ком. телләрендәге сүзләр Урта Идел регионыннан булырга да мөмкин: *күз- < *коз- тамырының иң бай деривациясе чув. һәм мар. телләрендә. Кузалак < козалак сүзе белән, ихтимал, госм. қозалақ, қозақ «бүк чикләвеге; түгәрәк мөһер, балавыз; мөһер өстенә (аны саклау өчен) беркетелгән алтын яки көмеш каплама, конус» сүзе тәңгәлдер. Куз- тамырын ш. ук калм. кууц- «йөгерү, тәгәрәү» сүзе белән чагыштырырга мөмкин. Чув. кустарма < костарма, кустармач (чаг. тәгәр-мәч!), костарак, костарчă, кăстăркăч «тәгәрмәч» тур. сөйләгәндә М.Р. Федотов тат. кузалак сүзен искә алмый, С.Н. Муратовның тунг.-маньч. кус «тиз» тамыры белән чагыштыруын китерә (Федотов I: 313). Бу чагыштыру, безнеңчә, шиклерәк. Урта Идел һәм Төньяк Кавказ телләреннән тыш, мәзкүр сүз аз. (АДДЛ I: 391) газалаг «элекке Апшеронда (Баку тирәләрендә) билгеле булган ике тәгәрмәчле пассажир арбасы» билгеле. Төр. kozalak «ябулы бәбиләр арбасы». |