Тэтимол 2015

КУЗА (ТТДС I: 254) «металлическое украшение на одежде и обуви», (ЗДС: 421) «медный кувшин», диал. кузай «бусы; шлафрок; брыли» ~ башк. қуза «киемдә кургаш бидәр» (қузалау «кургаштан бизәк төшерү», к. БҺҺ II: 147), қуҙа «ромб формасындагы сырга», каз. (ҚТДС: 203) қозалы сырға «кыйбатлы сырга», алт. қоза, қозо, кооза «калай шөлдер», бор. төрки (ДТС: 462) qoza čečak «ак лотос» (ритуаль бизәк) = санск. māndāraka. Гомумән, куза, кузай, төр. (Redhouse: 677) koza, kozar «борчак төре; бөртек, бөрчек» белән баглы һәм бор. шаман киеменең бер төрле бизәген белдергән. Чаг. ш. ук Кузалак, Кузыр.



Предыдущая статья            Следующая статья