Тэтимол 2015

КУЕН[қуй ы̌н] «пазуха; грудь (в некоторых выражениях)» < гом. төрки қойун ~ аз., төр. диал. гойун, як. хойньо, хойн, хōй ~ бор. төрки qojun, qojın, qoj, qon id. (ДТС: 453) ~ чув. ху, хĕв, хүм < болг. *қŏw, қоwум < * қоwуң; фонетик реконструкция буенча, бу сүзнең тамыры *кōң ~ мар. (Рясянен 1955: 179) коңла, коңгыла «умрау асты», чаг. фин. kainalo «култык», чаг. ш. ук гаг. қойну «куен». Чаг. култык < *коңултуқ. Куен сүзенең күп кенә вариантлары куй сүзенекенә тәңгәл, шунлыктан куен ул киемнең куй тиресеннән эшләнгән өлеше диючеләр бар (Потапов 1969: 206–207). Гомумән, фин-угор сүзләре белән чагыштыру да, куй сүзе белән тәңгәлләштерү дә исбатланмаган фаразлар гына. ЭСТЯ VI: 26–27.



Предыдущая статья            Следующая статья