Тэтимол 2015

КУБЫЛГЫ «переливающийся (о цвете тканей, крыльев насекомых и т.п., а также о голосе певца)» ~ иске уйг. («Угызнамә» телендә) қуғылғы id. ← гом. кыпч. (нуг., к.-калп.) қубыл-, (кырг., алт.) кубул- «үзгәрү, әверелү» фигыленнән, к. ш. ук як. кубулуй-, хак. хүбүл-, тув. хувул-, хуул- «икенчеләнү, башкару» һ.б. ← бор. монг. qubiγul- «алмаштыру; әверелдерү; алдаштыру» һ.б. (к. ЭСТЯ VI: 96–98, тат., башк. сүзләре искә алынмый). Чаг. кыт. хуа «әверелү, үсү; мәгърифәт» – монг. сүзе шул нигездән килгәндер. К. Кубылҗы-у, Кубылма.



Предыдущая статья            Следующая статья