Тэтимол 2015

КУБЫЗ, диал. кумыз «варган», иск. «гитара, мандолина», «вообще музыкальный инструмент; музыка» (Кыз, кубыз, кымыз – шайтанга өч кулавыз «разгульная девка, музыка и хмельное – три проводника чёрта» дигән мәкаль бар) > чув. купăс «кубыз; гармун», мар. (Исанбаев 1978: 45) кóвыж, комыж «иң гади скрипка», удм. (Насибуллин: 119) кубыз «сыбызгы; скрипка», кобъз «түтек (дуда)» < гом. төрки кубуз, кобуз (башк. қумыз, нуг., каз. қобыз) < бор. төрки (ДТС: 451) qobuz «кыллы музыка коралы», шуннан qobza- (< qobuz-a-) «музыка коралында уйнау» > иске тат. кубса-, кыбса- id. (к. «Әдәби мирас», № 4, 1997: 26), куман. kopsa- «музыка коралында уйнау; мактап җырлау», рус., укр. кобза- «кыллы музыка коралында уйнап җырлау», кобза «кубыз», кобзарь «чичән, бард». Рус. комуз «озын муенлы гитара» каз., кырг. комуз id. сүзеннән, к. ш. ук алт. комыс «гармун», камус «кубыз» ~ комургай, кобрак, кообрак, хак. хобрах «курай, түтек» ~ монг. хуур, иске монг. xuγur (> эвенк. кӯр) «балалайка» (к. ССТМЯ I: 434–435) < бор. кыт. xien kur «кыллы курай» сүзеннән дип исәпләнелә. Һәрхәлдә кубыз < кобыз < кобуз < *кōбурғ үзгәрешләре бәхәссез, монг. яңгырашлары үзгәрәк чыганактан булырга мөмкин.

К. Räsänen 1969: 281; Галайская: 328–350; Федотов I: 309–310 (тәфсилле).



Предыдущая статья            Следующая статья