Тэтимол 2015

КУӘТ «мощь, сила; крепость (напитков)» > мар., удм. куат id.; мар. диал. (Саваткова: 64, 174) уат < болг. *һуат > чув. хăват id. < гар. қуwwäт id. (куә сүзендә -w- тәшдитсез) id. Будагов II: 70. Монда куат (к.) сүзенең тәэсире бар бугай.

Куәт сүзенең дериватлары куәтле «көчле» һәм куәтлә-ү «ярдәм итү; көчен арттыру» сүзләре дә күрше фин-угор телләренә кергән. Федотов II: 316–317.



Предыдущая статья            Следующая статья