Тэтимол 2015

КУАН-У «(бурно) радоваться» > мар. Т. куан- id., удм. куан- «канәгать булу; соклану; ышану, куану» ~ мар. уан- «өметләнү; ышану» < болг. *һуан- > чув. хăван- «куану» < гом. кыпч. қуан-, қуван-, башк. қыуан-ыу, алт., уйг., кырг. қубан- (кырг. коон- варианты да бар), төр. kıvan- «горурлану; куану» бор. *қуа- «шатлык кичерү, шатлыкта булу» фигыленең кайт. юн.; сүзнең тамыры – тат. қуw (Гиганов сүзлегендә кувъ), каз. қув, уйг. диал. қвы «җиңү шатлыгы, сөенеч», төркм., алт. қубуй «шатлык; матурлык», гову, говы «әйбәт, шат, шатлыклы»; бу сүзне бор. төрки (ДТС: 472, 475) qut-quv, qut-qïv «куаныч, шатлык» сүзенең икенче компоненты белән тиңләргә ярый; чаг. ш. ук тув. монг. хоғ < қоғ «чам (к. Чәм ) тамашасының азаккы – җиңү, куану өлеше, апофеозы». К. Куат. Чаг. Купшы.

Куан-у фигыленең үзеннән бигрәк аның дериваты – куаныч, кр.-тат. қуваныч, кырг. қубаныч, төр. kıvanç һ.б. «куану хәле, горурлык» киңрәк таралган. К. Будагов I: 68; ЭСТЯ VI: 100 (сүзнең тамыры бор. монг. qubi «бәхет, өлеш» дигән фикер әйтелә, бу сүз тур. ш. ук ССТМЯ I: 403); Федотов II: 316 (бик аз).

Дерив.: куаныш-у, куандыр-у (→ куандыргыч ).



Предыдущая статья            Следующая статья