Тэтимол 2015

КУАНДЫК «название реки и племени на Южном Урале, в Башкортостане» (БРС 1996: 856) – бу сүз бер дә «куану»дан түгел, ә бор. төрки этнонимнан килә, к. алт. (Баскаков 1972: 6) куманды, кубанды, кубандык, кувандыг, кувандых, кумандык, куванты – алтай халкы составына кергән кавемнәрнең берсе. Кумандыларның теле уйгурчадан килә. Кумандылар күп кенә ыруларга бүленәләр: тазлар, татарлар, тиләйләр һ.б. (болары бүтән төркиләрдә дә бар, калганнарының төбе-тамыры безгә ачык түгел). Ләкин хәз. куандыкларның төп өлеше төркиләшкән кетт халкыннан килә дигән фикер бар.

Куандык лар хәз. көндә төньяк-көнч. Башкортстанда да яши (һәрхәлдә – теркәлгәннәр). Алар Алтай тарафларыннан килгән булса кирәк. Ихтимал ки, аларның бабалары куман ~ команнар белән нәселдәштер (куманды асылда куманлы, куманлык дигән сүз).



Предыдущая статья            Следующая статья